– Ата-бабаларыбыз тарафыннан һәр язда кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелүче бу бәйрәмнең бүгенге көннәргә кадәр саклануына шатланам. Димәк, буыннар бәйләнеше дәвам итә. Сабан туе бәйрәме мөбарәк булсын, чәчелгән орлыкларыбыз мул иген бирсен, ил-көннәребез тыныч булсын, – диде хөрмәтле аксакал.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да Мөрәле халкына иң изге теләкләрен, бәйрәм котлауларын җиткерде.
“Ак Барс Кайбыч-1” җәмгыяте директоры Илгиз Саттаров авыл халкын бәйрәм белән котлады һәм хезмәт алдынгыларына Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды. Аннан соң, мәйданда спорт ярышлары, халык уеннары, концерт башланып китте.
– Сабан туе бәйрәмен бу аланда быел дүртенче тапкыр үткәрәбез. Ел саен халык уеннарына яңаларын кертергә тырышабыз. Мәйданда әтәч куу, хатын-кызлар арасында утын кисү, чирәм арасына сибелгән бәрәңгеләрне күз бәйләгән килеш чиләккә җыю кебек уеннар аеруча кызыклы үтә, – диде авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин.
Җигүле, бизәлгән атлар мәйданны әйләнгәннән соң, арбаларына балалар утырып йөрде. Милли көрәш булды. Бил алышырга теләгән һәркем үз көчен сынап карады. Быел 11 классны тәмамлаган Алмаз Тимергалиев 2015 елгы Сабан туеның абсолют батыры булып калды. Яшь булса да, матур көрәш алымнары күрсәтеп, көндәшләрен җиңә барды ул.
Сабан туеның иң истәлекле, күңелле мизгелләре халык күңелендә киләсе бәйрәмгә кадәр сакланыр.