Кайбыч Сабантуена танылган ансамбль килә

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Быел район үзәгендәге Сабантуена Актаныштан “Агыйдел” халык җыр һәм бию ансамбле килә. Лилия Ялалова җитәкчелегендәге әлеге ансамбльнең даны еракларга таралган. 1966 елда оешкан «Агыйдел»гә 2012 елда дәүләт статусы бирелгән, бай эчтәлекле концерт программасы белән Венгрия, Германия, Төркия һәм башка илләрдә, Россиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясаганнар. Казанга да ике елга бер  тапкыр отчет концерты белән киләләр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International