Тантаналы өлеш Сабантуй флагын күтәрүдән башланды. Мондый дәрәҗәле эш быел алдынгы савымчы Альбина Гатиятуллинага һәм механизатор Илдар Сәлаховка насыйп булды.
Җитәкчеләр авыл халкын һәм кунакларын бәйрәм белән тәбрик итте. Кошман авылы кызы, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче “Татарстан” журналының бүлек мөхәррире Хәмидә Гарипова да авылдашларына изге теләкле котлау сүзләрен ирештерде.
Һәр елдагыча, Сабантуйда кыр алдынгыларын, терлекчелектә зур уңышларга ирешүчеләрне котладылар. Агрофирманың Кошман бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Садриев әлеге тырыш затларга акчалата бүләкләр тапшырды. Арада шулай ук Рәхмәт хаты алучылары да бар.
Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң, кызыклы мавыктыргыч уеннар башланды. Аларда нәни балалар да, олылар да бик теләп катнашты. Мәйданда җыр-биюләр тынып тормады, уеннар дәвам итте.
Сабантуйның күркәм бизәге – милли көрәш. Көчле бил алышулардан соң, Кошманның быелгы абсолют батыры булып, авылның үз егете Динар Гатауллин калды. Баш батырга тәкә бүләк ителде. Динар шулай ук быелгы район Сабантуеның да абсолют батыры.
Милли бәйрәмебез ат чабышыннан башка үтми. Әлеге ярышта барлыгы 4 ат катнашты, Кошман авылы егете Динар Хәмидуллин үзенең “Мадагаскар” кушаматлы аты белән беренче урынны яулады.
Һәр адымда милли сулыш сизелеп, милли аһәң белән күңелләрне иркәләве, ерактагы кардәшләребезне чакырып кайтаруы белән дә кадерле бит ул Сабантуй: күптән күрешмәгән дуслар, туганнарны, авылдашларны күрештерүе белән дә бик якын ул. Кошманлылар һәм кайткан кунаклар да бәйрәмнән рух һәм киләчәк көннәргә көч алып, киләсе Сабантуйларда кабат бергә җыелырга насыйп булсын, дип таралышты.