Ә безнең бөтерчек кебек Гөлназның зур уңышы – балаларның яраткан “Йолдызлык” фестивалендә республика күләмендә җиңү яулавы!
Фестивальнең Казандагы “Пирамида”да узган гала-концертында ул үз яшьтәшләре арасында җыр буенча беренче урынны алган иде. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Созвездие- Йолдызлык” XV яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен Казан Кремлендә хөрмәтләде, менә шунда дәүләт стипендияләре дә тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Кайбычның нәни йолдызчыгы Гөлназ да бар иде. Район тарихында беренче тапкыр шундый зур бүләккә лаек булган кыз һәм аның музыка буенча педагогы Фаилә Минһаҗева белән мәктәптә очрашырга сүз куештык. Гөлназыбыз җырга ничек оста булса, сүзгә дә шундый ук булып чыкты. Кулында – “Йолдызлык” фестивале символикасы төшерелгән рюкзак, анда дипломнарын, бүләкләрен салып килгән.
– Ә менә бу дипломны, миңа махсус стипендия бирү турындагысын, “Пирамида”да гала-концертта беренче кечкенәләр төркеме арасында “Вокал-соло” номинациясендә җиңгән өчен, Кремльдә Рөстәм абый Миңнеханов үзе кулымны кысып тапшырды. Кочаклап та алды әле. Дипломга имзасын да куйган. Безнең өйдә ул кул куйган открыткалар бар иде инде. Карт дәү әнием Хәдия Вәлиева Бөек Ватан сугышы ветераны бит минем, Ленинград блокадасын үз күзләре белән күргән. Аңа әле күптән түгел генә 93 яшь тулды, минем бу җиңүемне туган көненә бүләк дип кабул итте. Фестивальдә рус телендә “Отмените войну” дигән җырны башкардым. Өйдә җырлап караганда, әбием аны күз яшьләре белән тыңлый иде. Өебез дә яңа безнең, анда шәһәрдәге кебек бөтен уңайлыклар да бар. Әби дога укыган саен Президентка рәхмәт укый, чөнки йортны сугыш ветераны буларак, аның ярдәме белән биргәннәр бит,– диде Гөлназ.
Бу кыз турында остазы да югары фикердә.
– Кечкенә булса да, Гөлназ тырыш кыз. Дәресләрдән соң, репетицияләрне бер дә калдырмыйча йөрде. “Йолдызлык” та ел саен диярлек укучыларым катнаша һәм уңышларга ирешә. Балалар аңа шул кадәр тырышып әзерләнә, җырны бөтен ноталарны тоеп башкарырга омтылалар. “Йолдызлык” аларга гүя канат куя. Район турында ук төшеп калучылары да күңелләрен төшерми, киресенчә, камиллеккә омтыла. Без эчтәлекле, тирән мәгънәле җырлар сайларга тырышабыз, – диде Фаилә Минһаҗева. – Республикада балаларның сәләтен үстерү өчен бөтен шартлар да бар. “Йолдызлык” булмаса, гап-гади авыл балалары Казан сәхнәләрендә чыгыш ясый алыр идеме икән?! Гөлназ кебек җиңүчеләрне котлаганда, Рөстәм Миңнехановның: “Без сезнең белән горурланабыз! Сез – яхшылардан яхшылары, илебезнең, республикабызның киләчәге. Ә киләчәгебез бүген балаларга нинди мөнәсәбәттә булуыбызга бәйле», – дигән сүзләрен ишеткәч, Татарстанда яшәвемә тагын бер кат шатландым. Мин үзем Урта Азиядә туып-үстем, ирем дә шуннан, Ташкенттагы дәүләт консерваториясен тәмамладым, музыка мәктәбендә укыттым. Әмма андагы вәзгыять үзгәргәч, бар тормышыбызны ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Кайбыч безнең өчен ят төбәк, газетадагы белдерү аша 2002 елда җиде ят арасына кайтып төпләндек, искерәк кенә йорт сатып алдык. Безне монда бик җылы кабул иттеләр. Татарстан – тынычлык символы, кеше кадерен беләләр. Әле тагын зур шатлыгым бар: шушы көннәрдә генә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узган кыш кына салынган ике катлы йорт ачкычын тапшырды, гаиләбез белән анда күчендек. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт башка төбәкләрдә дә алып барылсын иде.
Ә “Йолдызлык”ның зона турының быел Кайбычта узуы, Иделаръягы районнарыннан килгән барлык балаларны да үзебездә кабул итү өчен Президент ярдәме белән мәдәният йортын ремонтлаулары турында без газета укучыларыбызны таныштырган идек инде.
– Рөстәм Миңнеханов талантларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. “Йолдызлык” ачык яшьләр эстрада сәнгате фестивале һәрвакыт Татарстан Президенты патронажлыгында уза. Быел фестивальгә 15 яшь тулды. Шәһәр масштабындагы чарадан старт алган фестиваль бүген Россия масштабындагы мөһим мәдәни күренешкә әйләнде. Татарстан Президенты аны Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе дип атый. “Йолдызлык” фестивале сәхнә тормышы белән яшәүчеләр өчен үзенә күрә иҗади Олимпка трамплин ул. Бу – яңа талантлар ачу өчен менә дигән мөмкинлек,– дигән иде “Йолдызлык”ның башкарма продюссеры Дмитрий Туманов фестивальнең Кайбычта узган зона турында.