ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Һәркемгә гомер баскычлары буйлап атлаганда үзара аралашып, шатлык-сөенечләрне уртаклашып, кайгы килгәндә ярдәм кулы сузып, сине бер сүздән аңлап, юл куя белеп яшәүче якын дуслар кирәк. Дөньяда андый дусларың булу – үзе зур байлык һәм бәхеттер.
Быел Ураза гаете 17 июльгә туры килә
Иске Чәчкабта яшәүче Зәйтүнә апа Низаметдинова бу көннәрдә туксан яшен тутырды. Бер гасырга якын гомер иткән кешеләр районыбызның горурлыгы да, алмый-талмый гомер буе хезмәттә булып, бүген сынмыйча-сыгылмыйча яшәүче үрнәк геройлар да ул. Ә бит алар күргәннә-ә-әр...
Район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Иске Чәчкаб авылы кызы Зәринә Хәсәнова «Данлы елларга баш иябез» дип исемләнгән Халыкара интернет-бәйгедә катнашты һәм зур уңышка иреште

15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Кече Кайбыч балалар бакчасының кызыл кирпечтән эшләнгән мәһабәт бинасы ерактан ук күренеп тора. Хәзерге вакытта биредә эчке эшләр алып барыла.

14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Яңа уку елы башланырга да озак вакыт калмады. Димәк, укучы балалары булган һәр гаиләдә уку кирәк-яраклары һәм кием-салым алу мәшәкате башлана.
13 июль көнне Чүти авылында гомер итүче Галиуллина Рәхимә апага 95 яшь тулды. 

13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында 11 июльдә керәшеннәрнең республика күләмендәге “Питрау” халык бәйрәме булды
11 июльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсак мәктәбенең яңа уку елына әзерлеге белән танышты. Урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, мәктәп директоры Рамил Нуриев катнашында узган бу очрашуда мәктәп тирәсен төзекләндерү хакында сүз барды.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучыларга хөкүмәтебез төрлечә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International