Кайбычта бердәм мәктәп формалары сайлыйлар

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Яңа уку елы башланырга да озак вакыт калмады. Димәк, укучы балалары булган һәр гаиләдә уку кирәк-яраклары һәм кием-салым алу мәшәкате башлана.

Районыбызда ата-аналар балаларын мәктәпкә җыендыру хәстәрен күрә башлады инде. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Татарстанның мәктәп формалары җитештерүче ике, спорт киемнәре җитештерүче бер тегү фабрикасы Кайбыч районында үзләренең товарларын тәкъдим итте. Алар Олы Кайбыч, Мәлки, Олы Подберезье һәм Федоровское мәктәпләрендә булып, заказлар кабул итте, ата-аналар белән килешү төзеде һәм үлчәмнәр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International