Олы Урсак балалар бакчасына киләсе елга зур ремонт ясатмакчылар

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

11 июльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсак мәктәбенең яңа уку елына әзерлеге белән танышты. Урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, мәктәп директоры Рамил Нуриев катнашында узган бу очрашуда мәктәп тирәсен төзекләндерү хакында сүз барды. 

Мәктәп бакчасын да карадылар, аның шау чәчәктә булуын уңай бәяләделәр. Күршедәге бинада башлангыч класслар белем ала, балалар бакчасы да шунда урнашкан. Быел анда агымдагы ремонт ясала. Район башлыгы 1989 елда төзелгән бу бинаны район киләсе елга республика программасы буенча ремонтлату мәсьәләсен күтәрәчәген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International