Кайбычның хөрмәтле кешеләре

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген үзенең күңел җылысын кешеләргә мул таратучы, күпләргә игелекле гамәлләр кылучы хезмәттәшем Ләбибә апа гомеренең 80нче баскычына аяк баса. Вакытлар бик озак тоелса да, гомерләр тиз уза. Минем гомеремнең дә иң күңелле яшьлек еллары, гомумән, тормышым Ләбибә апа янәшәсендә узды. Без икебез дә Олы Кайбыч урта мәктәбенең башлангыч класс балаларына кулга кул тотынып, бер-беребезгә ярдәм итеп белем бирдек. Аның самими балаларны чын күңелдән яратуы, һәрберсенә йөрәк җылысын биреп эшләве миңа искиткеч тәэсир итте. Ул балаларның ата-аналары арасында да үзенең тырышлыгы, сүзгә оста, зирәк булуы белән хөрмәт казанды. Мин югары классларда эшли башлагач та, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләвебез дәвам итте. Ләбибә апаның чыгарылышларын үз канатым астына алырга да туры килде. Аның укучылары үзе кебек ачык, тәрбияле, белемле булулары белән аерылып тора иде. Ләбибә апа үзенең укучылары белән бәхетле, чөнки аларның берсе дә укытучыларның йөзен каралтмады, үрнәк хезмәт кешеләре булып илгә, районга хезмәт итте. Хәзер дә алар нинди генә шатлык-көенечтә дә үзләренең беренче укытучылары янында, һәрберсе аңа, әгәр кирәк булса, ярдәм кулын сузырга әзер.

Гомер бер төрле генә түгел, ел фасыллары кебек үзгәрә. Инде икебезнең дә татлы җимешле җәе күптән узды. Шул баллы җимешләрне татый торган көз дә күптән күз алдында. Ләбибә апа бүген ике улы Альберт һәм Илдарның, дүрт оныгының тормыштагы уңышларына куанып, сөенеп яши. Алар һәрчак әниләренең хәлен белеп, ярдәм итеп, зур игътибар күрсәтеп куандыра. Ләбибә апа өйдә үзе генә яшәсә дә, ул беркайчан ялгыз түгел. Күршеләре Фирдүс һәм Рәзинә Ибәтуллиннар һәм Рамил һәм Гөлчәчәк Шакировлар гаиләләре аңа үз кешесе итеп карый, яккан мунчаларыннан, тәмле чәйләреннән беркайчан калдырмый. Чөнки кешегә күрсәткән игелек үзеңә изгелек булып кайтып яшәргә көч, дәрт өсти. 

 

 


Мәүлиха АЙЗАТУЛЛИНА, ветеран-укытучы


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International