Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучыларга хөкүмәтебез төрлечә ярдәм итә.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин хәбәр иткәнчә, быел шәхси хуҗалыкларына буаз тана сатып алуга тотылган чыгымнарның бер өлеше субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елда шәхси хуҗалыкларына таналар сатып алучыларга чыгымнарының бер өлешен каплау өчен субсидия бирә.
Хөкүмәт ярдәменең максаты – савым сыерларының баш санын, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, гаиләләргә акча эшләү мөмкинлеге тудыру, халыкны эшле итү. Субсидия яңа сатып алынган һәр тана өчен 15 мең сум исәбеннән бирелә, бер хуҗалыкка биш танага кадәр субсидия бирү карала. Аның күләме сатып алынган терлекләр бәясенең яртысыннан артмый. Таналар авыл хуҗалыгы оешмаларыннан сатып алынган булырга тиеш. Хөкүмәт ярдәмен алырга теләүчеләр авыл җирлекләренә, безгә мөрәҗәгать итә ала, – диде Илдус Гайнуллин. – Быел сатып алынган тананы хуҗасы кимендә биш ел асрарга тиеш. Ә инде авырып китсә, яки үлсә, ветеринардан белешмә таләп ителә.
Илдус Гайнуллин сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма яки терлекләргә сарай төзүчеләргә күрсәтелүче ярдәм турында да сөйләде:
– Бу төр ярдәм дә халыкның мәшгульлеген тәмин итү һәм сөт-ит сатып акча эшләү мөмкинлеге тудыру максатында бирелә. Инде төзелгән сарае яки төзелеш эшләре быел башланган булса һәм шәхси хуҗалыгында өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган кешеләр 200 мең сум күләмендәге субсидиягә өмет итә ала. Сарай сигездән дә ким булмаган сыерга исәпләнгән булырга тиеш. Субсидия бер тапкыр гына бирелә һәм ул төзелешнең смета бәясенең 70 процентыннан артып китә алмый, – диде ул.
Бу субсидияләрне алу нечкәлекләре, нинди документлар кирәк булуы, мал асраучыларга куелган шартлар турында сез авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белә аласыз. Хөкүмәт Татарстан казнасыннан авыл кешеләренә шулай ярдәм иткәндә, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк.