Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында 11 июльдә керәшеннәрнең республика күләмендәге “Питрау” халык бәйрәме булды. Бәйрәмгә килүчеләрне республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Питрау бәйрәменә килгән кунаклар арасында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Халыклары ассамблеясы, иҗади интеллигенция вәкилләре бар иде. Уналтынчы тапкыр шулай зурлап үткәрелүче бәйрәмдә безнең районнан Иске Тәрбит авылыннан «Сәүдияр»,Олы Тәрбиттән “Тәңкәләр” ансамбле катнашты. Керәшен халкының яшәешен, сый-хөрмәтен, кунакчыллыгын күрсәткән йорт бизәлде. Елда уза торган «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнашучы Олы Тәрбит авылы кызы Марина Тараканова да безнең райондагы гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтте, җырлар башкарды, дипломга ия булды. Фоторепортаж