ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Кайбыч районында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау оешкан төстә узды. Татарстан тормышы өчен гаять әһәмиятле булган бу сайлауларда барлык сайлаучыларның 99,82 проценты катнашуы шул хакта сөйли. Аларның 99,45 проценты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклап тавыш бирде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белдергәнчә, кайбычлыларның сайлауларда актив катнашуы халкыбызның республикада, районда алып барылган вәзгыять белән тулысынча килешүләре, властька ышаныч күрсәтүләре, тормыш шартларының яхшыруы, киләчәккә өмет белән карауларының матур нәтиҗәсе ул!
Террорчылыкка каршы теләктәшлек көне уңаеннан, Кошман мәктәбендә гомуми тәрбия сәгате үткәрелде.
17 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә район культура бүлегендә популяр булган “Авыл Dance  “ бию коллективына талантлы яшьләрне җыю максаты белән кастинг үткәрелә.
8-9 сентябрьдә Казанда Халыкара музейлар форумы узды һәм ул Татарстан Республикасындагы Милли музейның 120 еллыгы кысаларында узды. Форумда Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музее директоры Эльмира Сафина да катнашты.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
7 сентябрьдән республикабызда «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алган иде. Әлеге акция кысаларында районыбызда да чаралар уздырылды
«Экстремизмга — ЮК!» айлыгы кысаларында, социаль яклау бүлеге, район балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлеге белән берлектә ведомствоара профилактик рейдлар үткәрде.

13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Кайбыч районында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау оешкан төстә башланып китте. Район териториаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, безнең районда 32 участок сайлау комиссиясе эшли.
Кошман авылының мәктәп бинасында урнашкан 1611 нче сайлау участогына иртәдән үк халык күп килде. Биредә тантана һәм бәйрәм рухы тудырылган, музыка яңгырый. 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бәрлебашы сайлау участогында тормыш иптәше Эльмира ханым белән бергә килеп тавыш бирде. 

11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Олы Подберезье авылында халык еллар буена көткән зур вакыйга булды: яңа төзелеп килүче чиркәүгә алтынсу төсендәге гөмбәзләр куйдылар. Бу олы вакыйга бөтен авыл халкы, мәктәп укучылары, якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чувашиядән, Тәтеш, Югары Ослан районнарыннан килгән чиркәү әһелләре, чит җирләрдә яшәүче якташлар, чакырылган кунаклар катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International