Кайбыч районында «Экстремизмга — ЮК!» айлыгы бара

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

«Экстремизмга — ЮК!» айлыгы кысаларында, социаль яклау бүлеге, район балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлеге белән берлектә ведомствоара профилактик рейдлар үткәрде.

Чара кысаларында Чүти, Иске Тәрбит, Мәлки, Олы Подберезье, Ульянково авыл җирлекләрендәге балалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр яшәүче 18 торак йорт тикшерелде. Рейдта катнашучылар профилактик әңгәмәләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде, янгын килеп чыкан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртте.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уздырылучы әлеге рейдлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International