ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая исемендәге музейда «Авылымның тарихы» (История моей деревни) китабын тәкъдим иттеләр. Идеяның авторы – Татарстан Республикасы “Аграр яшьләр оешмасы” иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлекчәсе рәисе Рушан Сайранов. Китапның төзүчесе һәм редакторы талантлы журналист Лилия Хәкимова.

19
сентябрь, 2015 ел
шимбә

"Мондый сыйфатлы продукцияне сирәк кибетләрдә генә күрергә була дип уйлыйм. Әллә ничәшәр тапкыр туңдырып-эретеп чыгарган продукция биредә юк. Барысы да түтәлдән яңа өзеп алынган, сыйфатлы һәм экологик яктан чиста. Кешеләр кайбер товарларны саклауга дип алып куя, кышка продукция җыя", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин базарда йөргәннән соң.

Районыбызда әледән-әле гыйбадәт йортлары төзелә. Хәзерге вакытта Мәлки авылында да часовня төзелеше бара.

18
сентябрь, 2015 ел
җомга
Кошман мәктәбе һәм «Тиенкәй» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәр ел саен ике мәртәбә Югары Кошман мәчетен җыештыра. Корбан гаете якынлашкан көннәрдә, электән килгән күркәм традиция буенча, әлеге саваплы эшне алар быел да башкарды.
18-19 сентябрь көннәрендә салым инспекциясендә ачык ишекләр көне үткәрелә. Бүген биредә клиентларны 08.00. дән 19.00. сәгатькә кадәр (13.00. дән 14.00. сәгатьләрдә төшке ял) һәм иртәгә 08.00. дән 15.00. сәгатькә кадәр (төшке ялсыз) кабул итәләр. Әлеге чара барышында физик затларның милегенә, транспортка салым тәртибе турында тулырак белергә, шулай ук салымнарны исәпләү тәртипләре,  түләү сроклары, салым хезмәтенең сервисларыннан файдалану, ташламалар алу турында мәгълүмат һәм түләү квитанцияләре алырга мөмкин.
Көз – кырларда шикәр чөгендере алу чоры ул. Кайбыч чөгендерчеләре быел да вакытны озакка сузмыйча эшкә тотынды. Әлеге табышлы культура районда 2971 гектар мәйдан били. Район буенча уңдырышлылык һәр гектардан уртача 308 центнер тәшкил итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин татлы чималны югалтуларсыз җыеп алу бурычын куйды.
Районыбыз игенче-механизаторлары көзге культуралар чәчүне дәвам итә. Планда каралганча, арыш – 1240, көзге бодай 8415 гектар мәйданда игеләчәк.

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Мелешин Степанга  лимфома дигән диагноз куелган һәм тиз арада операция кирәк. Степанның гомерен саклап калу өчен сездән ярдәм сорала
Казан шәһәрендә хатын-кызның, ананың, гаиләнең матурлыгын гәүдәләндерүче «Нечкәбил – 2015» бәйгесенең финал туры үтте. Бәйгенең йомгаклау турында Татарстанның күп кенә район һәм шәһәрләреннән хатын-кызлар катнашты

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Көзнең беренче ае безне кояшлы матур көннәре белән шатландыра. Хуҗалык кырларында чөгендер алучыларга иң кулай вакыт бу. Районыбыз хуҗалыкларында быел 2971 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелде. Аерым алганда, ул «Ак Барс Кайбыч-1» җәмгыятендә – 1061, «Ак Барс Кайбыч-2»дә – 1080, «Ак Барс Кайбыч-3»тә 830 гектар мәйданны били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International