Казанда узган Халыкара музейлар форумыда кайбычлылар да катнашты

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

8-9 сентябрьдә Казанда Халыкара музейлар форумы узды һәм ул Татарстан Республикасындагы Милли музейның 120 еллыгы кысаларында узды. Форумда Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музее директоры Эльмира Сафина да катнашты.

Әлеге форумда мультимедиа дөньясында музейлар алдына торган бурычлар хакында сүз алып барылган. Эльмира Равиловна әйтеп узганча, музейлар һәрвакыт мөһим социаль һәм мәдәни институтларның берсе булып саналган. «Әнә шуңа күрә дә форумда музейларны алга таба да үстерү, аларда мультимедиа чараларын киңрәк куллану, эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен билгеләүгә зур игътибар бирелде», – диде ул. Галия Кайбицкая музее хезмәткәрләре «Татарстанда 2015 елда музейлар язы» дигән республика акциясендә катнашкан өчен диплом белән дә бүләкләнгән.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International