7 сентябрьдән республикабызда «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алган иде. Әлеге акция кысаларында районыбызда да чаралар уздырылды. Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “Уңайлы йорт” ярдәме оештырылды. Алар ветераннарның йорт- җирен җыештырдылар, тәрәзәләрне юдылар, территорияләрен чистарттылар. Атна буе “Яшелчә бакчасы” акциясе барды.Волонтерлар һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре ялгыз яшәүче кешеләргә уңыш җыеп алуда булыштылар. Психолог Абросимова Светлана инвалид бала яши торган гаиләдә булды һәм алар бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар. Изгелекләр эшләү бу акция белән генә тәмамланмасын иде. Бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булып, ярдәм итеп, игелеклелек орлыклары чәчеп калырга тырышыйк!