Кошман халкы сайлауга бәйрәмгә барган кебек килә

2015 елның 13 сентябре, якшәмбе

Кошман авылының мәктәп бинасында урнашкан 1611 нче сайлау участогына иртәдән үк халык күп килде. Биредә тантана һәм бәйрәм рухы тудырылган, музыка яңгырый. Коймак белән чәй эчү дә оештырылган, мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясый. Көзге матур көндә үтүче сайлауларга күпләр гаиләләре, балалары һәм оныклары белән бергә килә. Комиссия рәисе Резедә Сайранова сайлауларны ачык дип игълан иткәннән соң, иң беренче булып Илдар Насретдинов тавыш бирде. Резедә ханым алга таба да уңышлар теләп, аңа истәлекле бүләк тапшырды.

–Гаиләм, балаларым, оныкларым һәм үземнең республикам киләчәге өчен тавыш бирәм. Чыннан да, бу сайлаулар зур әһәмияткә ия, гади халыкның тормышын яхшырту өчен күбрәк эшләр башкарылсын иде. Шуның өчен дә эшкә барыр алдыннан иң элек үземнең гражданлык бурычымны үтәдем, - диде ул.

Яруллиннар исә сайлауга барысы бергә килгән иде: гаилә башлыгы Илгиз абый, тормыш иптәше Фирдинә ханым, уллары Илфир белән киленнәре Рамилә һәм кызлары Сиринә.

Сайлауларга гаиләбез белән җаваплы карыйбыз, шуның өчен иң беренче эш итеп сайлау участогына килдек. Тормышларыбыз яхшы, дөньялар имин булсын дигән теләктә үз тавышыбызны бирдек, - диде Фирдинә ханым.

Нәфыйковлар гаиләсе дә сайлауларда актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International