Китаптагы язмаларның авторлары – район китапханәчеләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары.
Тәкъдим итү кичәсендә “Аграр яшьләр” оешмасы рәисе ярдәмчесе Ильмира Сабирҗанова һәм Кайбыч районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да катнашты. Алар китап авторларына уңышлар теләде һәм киләчәктә дә яңа проектларда катнашырга чакырды.