Мәлки авылында часовня төзелә

2015 елның 19 сентябре, шимбә

Районыбызда әледән-әле гыйбадәт йортлары төзелә. Хәзерге вакытта Мәлки авылында да часовня төзелеше бара. 

Дини корылманың түбә ябу эше төгәлләнгән инде, якын көннәрдә гөмбәз куелачак. Часовня төзелешендә Мәлки авылында туып, хәзерге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче 92 яшьлек Валерьян Ильяков спонсорлык ярдәме күрсәтте, шулай ук авыл халкы да үз өлешен кертте. Төзелеш эшләрен исә Валерьян Ильяковның туганы Николай Кошкин алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International