Кайбыч районында татлы тамыр алу эшләре бара

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Көзнең беренче ае безне кояшлы матур көннәре белән шатландыра. Хуҗалык кырларында чөгендер алучыларга иң кулай вакыт бу. Районыбыз хуҗалыкларында быел 2971 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелде. Аерым алганда, ул «Ак Барс Кайбыч-1» җәмгыятендә – 1061, «Ак Барс Кайбыч-2»дә – 1080, «Ак Барс Кайбыч-3»тә 830 гектар мәйданны били.

Хәзерге вакытта икенче филиалда татлы тамыр алу дәвам итә. 15 сентябрьгә барлык мәйданнарның 605 гектарыннан 18634 тонна шикәр чөгендере алынган. Бу һәр гектардан 308 центнер уңыш чыга дигән сүз. Биредә 644 тонна татлы тамырны Буа шикәр заводына озатырга да өлгергәннәр. 14 сентябрьдә өченче филиалда да шикәр чөгендере уңышын җыеп алуга керештеләр. Бер көн эчендә алар 20 гектар мәйданнан 610 тонна татлы тамыр алды.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International