Кошман мәктәбе һәм балалар бакчасы коллективы авыл мәчетен юды

2015 елның 18 сентябре, җомга

Кошман мәктәбе һәм «Тиенкәй» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәр ел саен ике мәртәбә Югары Кошман мәчетен җыештыра. Корбан гаете якынлашкан көннәрдә, электән килгән күркәм традиция буенча, әлеге саваплы эшне алар быел да башкарды.

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында, укытучылар, тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр дәресләрдән соң мәчетне юды. Хатын-кызлар идән-тәрәзә, түшәм һәм стеналарны юса, ир-атлар келәмнәрне какты. Мәчет бәйрәмгә тагын да ямьләнеп китте.

Кайбыч районында “Көзге игелек атнасы – 2015” акциясе кысаларында чаралар үткәрелде

«Көзге игелек атнасы – 2015» акциясе кысаларында «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре төрле чаралар үткәрде.

«Уңайлы йорт» акциясе барышында алар Олы Кайбыч авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Каюмов яшәгән йортны җыештырды. Ветеранга билгеләнгән куратор, почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Гөлсәрия Галиәскәрова да алар белән бергә эшләде. 

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International