26 нче сентябрь көнне Кайбыч район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә “Кросс Нации – 2015” ярышлары булып узды

2015 елның 26 сентябре, шимбә

26 нче сентябрь көнне Кайбыч район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә “Кросс Нации – 2015”  ярышлары булып узды. Әлеге исем астында үтә торган традицион йөгерү ярышларында оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм олы яшьтәге кешеләр катнашты. Әлеге ярышлар җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә үтә торган иң масштаблы һәм массакүләм спорт чарасы булып санала. Быел да ярыш стартына басучы һәркемнең кәефе шәп, күңеле күтәренке иде. Фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International