Кайбыч бадминтончылары янәдән үзләрен көчле спортчы итеп күрсәтте

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Алабуга шәһәре башлыгы призына үткәрелгән әлеге ярышта Федоровское урта мәктәбеннән Руслан Төхбәтуллин һәм Полина Григорьева чыгыш ясады. Безнең яшь бадминтончылар тренерлары Юрий Григорьев җитәкчелегендә уйнап, биш медальгә лаек булдылар һәм үзләренең көчле спортчылар булуларын күрсәттеләр.

13 яшькә кадәрге егетләр арасында чыгыш ясаган Руслан ике бронза медаль отты: берсен үзе генә, икенчесен Тәтеш районыннан Валерия Тазеева белән парлап уйнаганда алды. 15 яшькә кадәр кызлар арасында чыгыш ясаган Полина зуррак уңышларга иреште. Аның исәбендә парлы уйнауда бер алтын, ялгыз һәм катнаш уеннардан берәр көмеш медаль. Яшь спортчыларыбызга алдагы ярышларда уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International