Кайбыч кырларында татлы тамыр алу дәвам итә

2015 елның 25 сентябре, җомга

Районыбыз басуларында шикәр чөгендере алу дәвам итә. 

23 сентябрьдә шикәр чөгендере алу комбайннары “Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең беренче филиалына караган Бортас авылы кырында эшләделәр. Хәзерге вакытта район буенча игелгән 2971 гектар мәйдандагы татлы тамырның 1365 гектарында алынган. Барлыгы 42000 тонна шикәр чөгендере алынып, өемнәргә салынган. Комбайнчылар бер көн эчендә 3100 тонна чимал алган. Район буенча һәр гектардан 308 центнер уңыш чыга. Икенче филиалда (“Алтын кырлар”) барлык алынган 10869 тонна шикәр чөгендеренең 5181 тоннасын Буа шикәр заводына озатырга өлгергәннәр. Бер көн эчендә алар 1095 тонна чимал озаткан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International