Бүген Шүширмә авылында гомер итүче Хәмидуллина Рәхилә Сәлах кызына 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Р.Хәялиев, Борындык авыл җирлеге башлыгы Р. Гимадиев килделәр. Алар Рәхилә апага Рәсәй Федерациясе Президентының котлавын һәм район башлыгы А.Рәхмәтуллиннан бүләкләр тапшырдылар