ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Олимпиаданың финалында 500 укучы чыкты. Читтән торып катнашу нәтиҗәләре буенча безнең районнан да 5 укучы финалга узды.

Көннәрнең җылы торуы туфракны тиз өлгертә. Шуңа да язгы кыр эшләре кызу темпта бара.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

"Язгы игелеклелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” республика акциясе кысаларында районда мәктәп укучылары, социаль яклау хезмәткәрләре, культура өлкәсендәге эшчеләр һәм гражданнарыбыз тарафыннан күп игелекле эшләр башкарылды

23 апрель көнне “Салават күпере” спор  комплексында 11 сыйныф укучылары арасында волейбол ярышлары узды


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Биредә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тантаналы рәвештә өч гаиләгә «Ана» (Гаилә) капиталы сертификатлары тапшыр­ды. Кайбычның юбилее алдыннан нарасыйлары дөньяга аваз салган бер гаиләгә балалары туу турында таныклык та бирелде. 

Бу атнаның дүшәмбесендә Балалар сәнгать мәктәбендә “Кайбыч йолдызчыклары” дип исемләнгән бәйге үткәрелде. Әлеге бәйге Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы, Габдулла Тукайның тууына 130 ел, опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяга 110 ел тулу уңаеннан оештырылды. 

Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы уңаеннан районда төрле чаралары узды. 19 апрель көнне мәктәп укучылары бәйрәмне спорт ярышлары белән уздырып җибәрде. 

Әле шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасының атказанган экономисты дигән мактаулы исемгә лаек булган Ландыш Михайлова тагын бер зур җиңүгә иреште. Татарстан Муниципаль берәмлекләре Советы игълан иткән республика бәйгесендә җиңүче дип табылды һәм диплом, бүләккә лаек булды. 

Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә әлеге дата уңаеннан бәйрәм чарасы үтте.


22
апрель, 2016 ел
җомга

21 апрель мәктәпләрдә бу көн  “Игелекле эшләр көне” девизы астында үтте. Мәктәпләрдә игелеклелек темасына сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр һәм башка чаралар булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International