Көннәрнең җылы торуы туфракны тиз өлгертә. Шуңа да язгы кыр эшләре кызу темпта бара.
Уҗым культураларын ашлама белән тукландыру тулысынча 9020 гектрада төгәлләнде. Кайбыч район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәглүмәт буенча, бүгенге көнгә 13 000 гектарда туңга сөрелгән җирдә дым ябылган. 300 гектарда борчак, арпа һәм бодай чәчелгән.
Басуларга беренчеләрдән булып “Кубня” агрофирмасы механизаторлары чыкты. Кырда көне-төне "Horsche" чәчү комплексы составында Нью Холланд тракторлары эшли