Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республика парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Олимпиаданың финалында 500 укучы чыкты. Алар арасында Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең 12 төбәгеннән, Япония, Канада, Франция, Австралия, Таҗикстан, Казакъстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан, Азербәйҗан кебек илләрдән дә катнашучылар бар иде.

Читтән торып катнашу нәтиҗәләре буенча безнең районнан да 5 укучы финалга узды. Иске Тәрбит урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Петухова Юлия татар мәктәпләре арасында 2нче урын, ә Федоровское урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Улитина Екатерина рус мәктәпләре арасында 1 нче урын яуладылар. Кызларны зур уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International