Бүген “Сәламәт йөгерү” Бөтенроссия акциясе кысаларында Олы Кайбыч урта мәктәбенең II – VI сыйныф укучылары катнашында инде күркәм традициягә әверелгән велосипедта узышу ярышы үтте.
Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан, Кайбыч районында барлык пенсия яшендәге өлкәннәргә 10 килограмм он һәм шул ук күләмдә шикәр комы таратылды.
Кайбыч районы белем бирү учреждениеләрендә 25 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр 5-11 сыйныф укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы уза. Укучылар 24 фәннән үз белемнәрен тикшерәчәк.
Бүген Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында гаилә ансамбльләренең “Төп йорт” дип исемләнгән республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды.
Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан Кайбыч районы Борындык мәктәбендә өлкәннәрне чәй табыны артына җыеп, күңелле бәйрәм оештырылды.
Россия гражданнар оборонасы системасы барлыкка килүгә 85 ел тулу уңаеннан, Кайбыч районы Борындык мәктәбе укучылары белән очрашуга Апас янгын сүндерү отрядының Федоровское бүлекчәсенә караган хезмәткәре Р. Шакиров килде.
ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 9 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясенең кайбер урыннарында һәм Казан шәһәрендә томан көтелә.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, коррупциягә каршы 8 (843) 255 – 25 – 77 номерлы “Ышаныч телефоны” үз эшчәнлеген дәвам итә.
Газета – журналларга яздыру нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән почтальоннарны һәм почта бүлекләрен ачыклап, аларга рәхмәт белдерү күркәм традициягә әверелде.
Бүген Олы Кайбыч авылында Өлкәннәр декадасына багышланган көзге ярминкә узды. Һәр елдагыча ике урында зурлап оештырылды ул.