Татарстан Росреестры коррупциягә каршы

2017 елның 8 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, коррупциягә каршы 8 (843) 255 – 25 – 77  номерлы “Ышаныч телефоны” үз эшчәнлеген дәвам итә.

Әлеге “Ышаныч телефоны”на мөрәҗәгать итүче үзенең исем-фамилиясен күрсәтергә, Татарстан Росреестры хезмәткәренең коррупциягә бәйле хәрәкәтләрен һәм коррупция фактларын хәбәр итәргә тиеш.

Аноним һәм коррупциягә кагылышлы булмаган сорауларга җавап бирелми. 

Татарстан Росреестры шулай ук белә торып ялган мәгълумат биргән очракта РФ Җинаятьләр кодексының 306 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралганын кисәтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International