“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Татарстанның иң яхшы почтальоннарын бүләкләде, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” район газетасы сайты.
Газета – журналларга яздыру нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән почтальоннарны һәм почта бүлекләрен ачыклап, аларга рәхмәт белдерү күркәм традициягә әверелде. Быел да конкурс “Иң яхшы авыл почтальоны”, “Кече шәһәрдәге иң яхшы почтальон”, “Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге” “Һәм журналлар буенча иң яхшы тираж” номинацияләрендә үткәрелде. Аның беренче этабы авыл һәм район җирлекләрендә уздырылды. Әлеге этапта җиңүче-почтальоннар республика этабына тәкъдим ителде.
Бүләкләнүчеләр арасында Федоровское авылы почтальоны Гөлсияр Урманова да бар. Ул республика авыл почтальоннары арасында иң яхшысы дип танылды. Җиңүчеләрне “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин бүләкләде.