Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан Кайбыч районы Борындык мәктәбендә өлкәннәрне чәй табыны артына җыеп, күңелле бәйрәм оештырылды.
Өлкәннәр бер - берсе белән аралашып, мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән җырлы-биюле чыгышларны карады. Бәйрәмнән алар бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирләр белән таралышты.