ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 9 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясенең кайбер урыннарында һәм Казан шәһәрендә томан көтелә.
Һава торышы үзгәрүчән, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез булачак.