Бүген “Сәламәт йөгерү” Бөтенроссия акциясе кысаларында Олы Кайбыч урта мәктәбенең II – VI сыйныф укучылары катнашында инде күркәм традициягә әверелгән велосипедта узышу ярышы үтте.
Ярышның финал өлешендә җиңүчеләр дә билгеле булды. Алар: Нияз Ибәтуллин (5Б сыйныф укучысы), Әмир Әдиятуллин (6Б сыйныф укучысы) һәм Алинә Тимергалиева (6Б сыйныф укучысы). Җиңүчеләр грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.