ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә Олы Кайбыч авылында гражданнарның үзара салым акчасына Болын урамы (Луговая) буенча вак таштан юл салына. Эшне шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин башкара.
 

2018 елның 31 октябрендә 10:00  сәгатьтән алып  13:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә «Балалар мәсьәләсе» буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен планлаштырдылар.

Бүген, 2018 елның 24 октябрендә, район үзәк сырхауханәсендә районның фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары киңәшмәсе узды. Киңәшмәне баш табиб Сафиуллина Гөлнара үткәрде. Анда алар Кайбыч районы халкын гриппка каршы вакцинацияләү планы, авыруларны иртә ачыклау максатыннан флюорографик тикшерү вакытында узу, фельдшер-акушерлык пунктларын ягу сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

24 октябрь көнне Олы Кайбыч урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары Казан дәүләт ветеринария академиясе һәм Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу булып узды.
 

20 октябрь көнне Олы Кайбыч мәктәбендә 11 сыйныф укучылары өчен ЕГЭ форматында парламент дәресе узды. Бу көнне дәрестә авыл җирлеге депутаты Ильяс Хәмидуллин катнашты.
 

2018 елның 31 октябренә кадәр яшьләрнең “Премия Траектория” бәйгесенә заявкалар кабул ителәчәк. Конкурста яшьләрне һөнәри ориентлаштыру буенча чаралар алып баручы физик һәм юридик затлар катнаша ала.

23 октябрьдә Кайбыч районы аграрийлары туңга сөрелгән җирләрне эшкәртүне төгәлләделәр. Язгы культураларны чәчү өчен киләсе елның язына алар 32,6 мең гектар мәйданда җир сукалаган.

20 октябрь көнне Хуҗа Хәсән мәктәбенең Илһам Хөснетдинов җитәкчелегендәге яшь армиячеләре Ульяновскида шефлыкка алынган частьтә булдылар.
 


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

15-20 октябрь көннәрендә Кайбыч районы мәктәпләрендә «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән темага парламент дәресләре узды. Әлеге дәресләр барышында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, авыл җирлеге башлыклары балаларны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеше белән таныштырдылар, һәр граждан тормышында дәүләт хакимиятенең роле турында сөйләделәр.

 Бу юлы  район башлыгына үзләренең сораулары белән 8 кеше килде.  Күп кенә сорауларга җавап бирелде һәм карарлар кабул ителде.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International