15-20 октябрь көннәрендә Кайбыч районы мәктәпләрендә «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән темага парламент дәресләре узды. Әлеге дәресләр барышында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, авыл җирлеге башлыклары балаларны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеше белән таныштырдылар, һәр граждан тормышында дәүләт хакимиятенең роле турында сөйләделәр. Моннан тыш, Бөрлебаш төп мәктәбендә Парламент дәресен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үткәрде.
фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/press/foto.htm/photoreport/4436447.htm