20 октябрь көнне Олы Кайбыч мәктәбендә 11 сыйныф укучылары өчен ЕГЭ форматында парламент дәресе узды. Бу көнне дәрестә авыл җирлеге депутаты Ильяс Хәмидуллин катнашты. Ул укучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде, җирле үзидарә Советына нинди проблемаларны хәл итәргә туры килүе турында сөйләде. Аның өлкән сыйныф укучыларына мөрәҗәгате күңел күтәренкелеге белән тулы иде. Ильяс Илдарович үз иленең, үз төбәгенең патриоты булырга кирәклеген әйтте. Һөнәр сайлауга җаваплы карарга чакырды һәм укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.