Олы Кайбыч мәктәбендә 9-11 сыйныф укучыларының Казан укытучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашуы булып узды

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

          24 октябрь көнне Олы Кайбыч урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче очрашу булып узды. Бу көнне алар Татарстандагы иң дәрәҗәле уку йортлары –  Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе,  Казан дәүләт аграр университеты вәкилләре белән очрашты. Очрашуның максаты авыл яшьләре арасында аграр һөнәрләрнең абруен күтәрү. Әлеге очрашуда укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International