Район үзәк сырхауханә яңалыклары

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

          Бүген, 2018 елның 24 октябрендә, район үзәк сырхауханәсендә районның фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары киңәшмәсе узды. Киңәшмәне баш табиб Сафиуллина Гөлнара үткәрде. Анда алар Кайбыч районы халкын гриппка каршы вакцинацияләү планы, авыруларны иртә ачыклау максатыннан флюорографик тикшерү вакытында узу, фельдшер-акушерлык пунктларын ягу сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

         Киңәшмәдә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Нигъмәтуллин Бәхтияр, поликлиника мөдире Магомедов Газимагомед, табиб акушер-гинеколог Йосыпова Гүзәл, табиб-хирург Русов Алексей, участок табиб-педиатры Таулбаева Айсылу чыгыш ясадылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International