Бүген Чүти авылында яшәүче Әхмәтуллина Эльхамия Нигъмәтҗановнага 70 яшь тулды

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

         Ул озак еллар Чүти мәктәбендә математика укытучысы булып эшләде. Бүген аны юбилее белән котларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргат Басыйров һәм Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов килде. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International