ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

7 нче декабрь көнне,14.00 сәгатьтә мәдәният йортында, инвалидлар декадасы уңаеннан, “Ак җилкән” халык театры артистлары тарафыннан, Хәбир Ибраһим әсәре буенча сәхнәләштерелгән  “Ялгыз каен күзе” (мелодрама) спектакле тәкъдим ителәчәк!
Керү ирекле.

2018 елның 6 декабрендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
 


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Наил Гәрәев Казаннан Кайбыч районына килде. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашты, анда агымдагы елның 19 декабрендә Кайбыч районында узачак махсус өйрәтүләргә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты.

3 декабрь көнне Кече Мәми авылының «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Кече Мәми беренчел бүлекчәсе әгъзалары Халыкара инвалидлар көне кысаларында, тәрбиягә бала алган гаиләдә тәрбияләнә торган Сиринә Хәйретдинованың өендә булдылар. Сирина, шатлыкларын яшермичә, кунаклар белән аралашты, мавыгулары, мәктәптәге уңышлары турында сөйләде. 
 

1 декабрь көнне Кече Мәме авылы мәдәният йортында методисты Людмила Козина "Без СПИДка каршы!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты: яшүсмерләрнең игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм сәламәтлегенә җаваплы караш формалаштыру. Чара барышында яшьләр белән әңгәмә үткәрелде, ул мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды. Барысы да проблеманы тикшерүдә актив катнашты.​
 

2 декабрьдә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбендә "Sempre vivo" III Республика вокаль һәм инструменталь классик музыка конкурс-фестивале узды. Конкурста Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары апалы-сеңелле Гыйрфановлар Нәзилә һәм Газизә катнашты. II яшь төркемендә (9-10 яшь) «Инструменталь ансамбльләр» номинациясендә кызлар II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Мәдәният үсешенә һәм классик музыка традицияләрен саклауга керткән зур шәхси өлеше өчен укытучы Резедә Хисамова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

1 декабрь көнне Буа шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбендә «Иҗади тандем» ансамбльләр башкаруының региональ конкурсы булып узды. Конкурста безнең Идел буе төбәге районнарыннан, шулай ук Чуваш Республикасы һәм Ульяновск шәһәреннән вокаль һәм инструменталь ансамбльләр катнашты. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбеннән «Фортепиано», «Вокал», «музыкаль фольклор» һәм "халык инструментлары (баян)" бүлекләре укучылары көч сынашты.
 

1 декабрь көнне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан " Салават күпере "спорт-сәламәтләндерү комплексында 2007 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында "сәламәт яшәү рәвеше өчен" баскетбол буенча турнир узды.
 

Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылындагы Үзәк балалар китаханәсендә “Балачак иленә сәяхәт” исеме астында әдәби кичә узды. Аны Үзәк балалар китапханәсе "Миләшкәү" балалар бакчасы белән берлектә үткәрде. Әлеге кичә танылган балалар шагыйре Шәүкәт Галиевнең туган көненә багышланды. Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасыннан килгән нәниләр Шәүкәт абыйларының шигырьләрен сөйләде, район сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар матур җырлар башкарды. Китапханәче апалары исә кичәдә катнашучы һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырды. 

 


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бу көнне шундый гүзәл бәйрәме белән аны башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев котлады.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International