Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми хисап җыелышы узачак.
2013 елдан башлап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре арасында конкурс расланган.
Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Россия патриотлары» яшь армиячеләре отряды интернат-йортында яшәгән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен, Сталинград сугышына багышланган батырлык дәресе уздырдылар.
2019 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Шул уңайдан Мәлки авыл китапханәсе методисты Нина Маланьева "Әфганстан минем күңелемдә авырый..." дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.
1 февральдә Яшел Үзән мәктәбе базасында IX Республика Онегин укулары узды. Конкурста А. Е. Кошкин исемендәге Олы Подберезье урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Екатерина Герасимова (укытучысы Екатерина Тамбова) катнашты. Ул "Евгений Онегин" романы геройларының прототиплары секциясендә 2 урынны яулады. Без аны котлыйбыз!
Кайбыч районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 2019 елның 6 февралендә бирелгән мәгълүматлар буенча Чүти авылыннан Илдар Тимергалиев һәм Хуҗа Хәсән авылыннан Татьяна Федорова үзләренең никахларын теркәделәр.
2019 елның 7 февралендә кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән сакланачак: көчле кар; күренеше 500-1000 метрга кадәр начарайган буран; көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 15 м/с; юлларда кар көртләре.
2 февраль көнне Буа шәһәрендә "Талантлар салават күпере" халыкара сәнгать конкурсы узды. Әлеге бәйгедә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты. Конкурста Татарстан Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Казан шәһәреннән катнашучылар булды. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбеннән фортепиано бүлеге, "Халык кораллары (баян)" бүлекчәсе һәм "Вокал" бүлекчәсе укучылары катнашты.
Районыбызның хөрмәтле кешесе, Мактаулы гражданы, эчке эшләр хезмәте ветераны, Кайбыч полициясенең ветераннар Советы рәисе, отставкадагы подполковник Ленар Әхмәтҗан улы Закиров 6 февраль көнне 86 нчы яшендә арабыздан мәңгелеккә китте.
2019 елның 7 февралендә иртән, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарайган буран, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, юлларда кар көртләре көтелә.