4-6 февральдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе татар әдәбияты буенча мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада безнең районнан Олы Кайбыч һәм Федоровское мәктәп укучылары катнашты.
4 февраль көнне Советлар Союзы Герое А. Е. Кошкин исемендәге отряд яшь армиячеләре Шемахина Юлия, Малышев Виктор, Турова Юлия, мәктәп музее җитәкчесе Екатерина Елисеева һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Малышева Карымова Анна Васильевнаны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.
Татарстан Республикасы һәм Россия беренчелекләренең күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры, бадминтон буенча республиканың юниорлар җыелма командасы әгъзасы, Федоровское авылыннан Полина Григорьева 15 яшендә РФ спорт мастерлыгына кандидат булды, шуның белән без аны котлыйбыз! Полина моның белән генә тукталып калмаячагына һәм тиздән спорт мастеры исеменә ирешәчәгенә ышанабыз!
2-4 февральдә «Дуслык» сәламәтләндерү- укыту үзәгендә татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Кайбыч районы укучылары да катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Олы Кайбыч урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Садыйкова Аделия (җитәкчесе Хәмидуллина А. Ф.) җиңүче булды, Федоровское урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хуҗин Булат (җитәкчесе Камалиева Г. В.) олимпиада призеры булды. Без аларны котлыйбыз!
«Узган ел республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына (авылларда) грант ярдәме күләме 878 млн.сумга кадәр сизелерлек артты. Бу 2017 елга караганда 67,2% ка күбрәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә әлеге акчаларны алу өчен 30 кг д.в./га ким булмаган уңышка тупланыш булуын документаль рәвештә расларга кирәклеген искәртә.
2019 елның 2 февралендә Кайбыч үзәк район хастаханәсендә Казан дәүләт медицина университетының 5 нче курс студентлары район үзәк сырхауханәсе хезмәткәрләре белән берлектә булачак табиблар һәм провизорлар өчен "Ак халатларда фәрештәләр медицинасы фестивале" дигән чара үткәрделәр.
3 февральдә Татарстан Республикасы ДОСААФ оешмасының Яр Чаллы автомобиль мәктәбе базасында каратэ буенча балалар арасында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган ачык шәхси беренчелек узды.
2019 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран көтелә: төнлә һәм көндез күз күреме начарая, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 16 м/с кадәр; көндез көчле кар, бозлавык, юлларда кар көртләре.
2 февраль көнне Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсе булып узды. Әлеге кичәгә мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар, 70кә якын кеше килгән иде. Бәйрәм концерт, конкурслар, чыгарылыш сыйныф укучылары чыгышлары белән дәвам итте.