2019 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула. Шул уңайдан Мәлки авыл китапханәсе методисты Нина Маланьева "Әфганстан минем күңелемдә авырый..." дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Әфганстандагы сугыш ветераны Маланьев Станислав Николаевич чараның хөрмәтле кунагы булды. Шулай ук чарада 7 нче сыйныф яшьармиячеләре дә катнашты. Балалар зур кызыксыну белән сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Станислав Маланьевның сугыш, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган әфганчылар турында сөйләвен тыңладылар, шулай ук аңа күп кенә сораулар бирделәр.
Әлеге чарага "Әфганстан-төзәлмәс яра" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.