
Федоровское урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Россия патриотлары» яшь армиячеләре отряды интернат-йортында яшәгән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен, Сталинград сугышына багышланган батырлык дәресе уздырдылар.
Дәрес барышында балалар интернатта яшәүчеләргә солдатларыбызның батырлыгы, Сталинград сугышының легендар геройлары (Я. Павлов, М. Паниках, В. Зайцев) турында сөйләделәр.