«Талантлар салават күпере» халыкара сәнгать конкурсы

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

          2 февраль көнне Буа шәһәрендә "Талантлар салават күпере" халыкара сәнгать конкурсы узды. Конкурста Татарстан Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Казан шәһәреннән катнашучылар булды. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбеннән фортепиано бүлеге, "Халык кораллары (баян)" бүлекчәсе һәм "Вокал" бүлекчәсе укучылары катнашты.

          Нәтиҗәләр:

  • Макаров Никита (укытучысы Яруллина З. М.) - "халык инструментлары" номинациясендә I дәрәҗә Дипломанты; 
  • Вәлиуллина Динә һәм Гыйрфанова Нәзилә "махсус фортепиано" номинациясендә III дәрәҗә лауреаты"; 
  • Апалы-сеңелле Гыйрфанова Азиза һәм Нәзилә III дәрәҗә "кече формалар" номинациясендә лауреат булдылар, шулай ук алар укытучысы Хисамова Резедә белән "Укытучы-укучы" номинациясендә I дәрәҗә дипломант булдылар";
  • Макарова Арина һәм Таҗетдинова Кадрия "махсус фортепиано" номинациясендә III дәрәҗә лауреатлар (укытучысы Гирфанова Р. Р.);
  • Кирилова Елизавета һәм Гыйсматуллин Самир "академик вокал" номинациясендә III дәрәҗә лауреатлар (укытучы Тлепова Р. А.);
  • Укытучы Хисамова Резедә "махсус фортепиано" номинациясендә катнашты. Ул II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

      Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр, ә укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
      Укытучылар коллективы конкурска баруда күрсәткән ярдәмнәре өчен район башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улына рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International