2013 елдан башлап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре арасында конкурс расланган.
"Кайбыч муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре советы карары буенча иң яхшы муниципаль учреждение һәм аларның хезмәткәрләре конкурсында Ябалак китапханәсе методисты Калаева Наталья Алексеевна кандидатурасы тәкъдим ителде. Конкурста катнашып, китапханә грант отты. Алынган акчага китапханә өчен җиһазлар сатып алынды.
Наталья Алексеевна зур энтузиазм белән эшкә керә, аның инициативасы буенча һәм актив катнашында әхлакый тәрбия дәресләре, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, кешенең тормыш иминлеге нигезләре, буыннар дәвамчанлыгы дәресләрен үз эченә алган нәтиҗәле файдалану һәм чараларны актив алга этәрү буенча төгәл эш җайга салынган.
Конкурста җиңүчене котлыйбыз, иҗади уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр телибез!