ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 19 февральдә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 2 кеше язылды. Киңәшмәдә торак һәм җир характерындагы мәсьәләләр каралды. Барлык сораулар буенча да аңлатмалар бирелде.
 

15 февраль көнне Казан шәһәрендә "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының йомгаклау этабы узды. Финалистлар Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узган гала-концертта чыгыш ясады.
 

16 февраль көнне Олы Кайбыч авылының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районының ел саен үткәрелә торган авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионаты кысаларында чираттагы уеннар узды.
 

Көзге-кышкы чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Респиратор вируслар йоктырып табибка килүчеләр көннән-көн арта. Грипп эпидемиясе әле рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, ул еракта түгел. Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? 

Бүген 14:00 сәгатьтә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы Республика җыелышы узачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Совет һәм башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең региональ операторы генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары Әмир Җаббаров һәм Лилия Казакова, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм КФХ башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә булып узды.

19 февральдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә, төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр; көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
 

15-17 февраль көнне Казан шәһәрендә 15 һәм 19 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасының бадминтон Беренчелеге булып узды. Турнирда Алексеевск, Саба, Актаныш, Әлмәт, Кайбыч, Кукмара, Аксубай, Әлки, Алабуга, Югары Ослан, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Зәй, Чистай, Тукай, Балтач, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Тәтеш, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 280 артык катнашучы катнашты.

 

Эш планы нигезендә, балаларның белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан, 2019 елның 27 февралендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак
 

16 февраль көнне Олы Кайбыч авылының «Кайбыч» боз шугалагында Кайбыч муниципаль районы беренчелегенә 9-11 нче сыйныф укучылары арасында хоккей буенча ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренчелекне Олы Кайбыч урта мәктәбенең беренче һәм икенче командалары яулады. Өченче урынга Иске Чәчкаб төп мәктәбенең яшь хоккейчылары лаек булды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International