15-17 февраль көнне Казан шәһәрендә 15 һәм 19 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасының бадминтон Беренчелеге булып узды. Турнирда Алексеевск, Саба, Актаныш, Әлмәт, Кайбыч, Кукмара, Аксубай, Әлки, Алабуга, Югары Ослан, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Зәй, Чистай, Тукай, Балтач, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мөслим, Тәтеш, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 280 артык катнашучы катнашты.
Безнең районнан 19 яшькә кадәр Илмир Шәмсетдинов, Булат Хуҗин, Фирүзә Хуҗина, Адилә Хөснетдинова, Гүзәл Хәйруллина, Руслан Төхбәтуллин һәм Алмаз Шиһаповтан торган җыелма команда бу ярышларда 3 урынны яулап кайтты. Без аларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!