1 сыйныфка балалар керү мәсьәләсе буенча "кайнар" линия үткәрү турында

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

           Эш планы нигезендә, балаларның белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау максатыннан, 2019 елның 27 февралендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 
           "Кайнар линия" телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре катнашачак дип планлаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International