ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кайбыч ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зыядиев, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, Башкарма комитетның административ комиссиясе әйдәп баручы белгече-җаваплы секретаре Гөлнара Нурмөхәммәтова, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин үзләренең туган көннәрен билгеләп үттеләр. Юбилярларны бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, аларга нык сәламәтлек, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар теләде.
 

Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
 


24
август, 2019 ел
шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды. Очрашуга барлыгы 50 гаилә чакырылган иде, алар «Татарстанның Гаилә альбомы» геройлары булдылар. Очрашу Казан Кремлендә узды.
 

Россия флагы көне уңаеннан Надеждино авылы китапханәчесе Туртыгина Валентина ата - аналар һәм балалар белән "Минем Ватаным - Россия" дип исемләнгән викторина үткәрде. Чараның максаты дәүләт символикасы буенча белемнәрне ныгытуга, Ватанга карата патриотизм һәм мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Шулай ук бу көнне "Минем илем - минем Россиям" дигән рәсемнәр һәм плакатлар күргәзмәсе дә оештырылган иде.
 

Олы Кайбыч авылының Сабантуй мәйданында «Кино төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында сәнгать фильмнары күрсәтелде. Балалар өчен «Домовой», өлкәннәр өчен «Чикләнгән мәхәббәт» фильмы күрсәтелде.
 

Дәүләт флагы көне уңаеннан Бәрлебаш авыл китапханәсендә балалар белән «Тарих фонында өч символ» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
 

22 августтан "Иң җырлы авыл" район конкурсы башланды. Стартны Бәрлебаш КФҮ башлады. Вокаль ансамбль туган ил, авыл һәм безнең төбәктә үсә торган ак ромашкалар турында җырлар башкарды.  Олы Урсак авыл җирлегенең ике клуб учреждениесе-Олы Урсак авыл мәдәният йорты һәм Кече Русак авылы мәдәният йорты тулы бер концерт программасын тәкъдим иттеләр. Анда пенсионерлар, яшүсмерләр, мәдәният һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре актив катнашты.
 


23
август, 2019 ел
җомга

"Гөбенә" агрофирмасыннан Альберт Лазарев Класс-Мега 360 комбайнында 23 августка 10376 центнер ашлык суктырган һәм агрофирмада гына түгел, районда да беренче урынга чыккан.
 

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән берлектә, иң күп ашлык суктырган механизаторларны бүләкләү максатыннан, район хуҗалыкларында булды.
 

17-25 августта Кырым Республикасының Кара диңгез районында «АЛТЫН мәйдан-Кырым»-2019 Халыкара фольклор инклюзив фестиваль-конкурсы уза.  Анда безнең районнан иҗат коллективлары: Колаңгы күп функцияле үзәгенең «Радуга» вокаль ансамбле һәм Иске Тәрбит күпфункцияле үзәгенең «Сәүдияр» фольклор ансамбле катнаша. Кайбыч районы делегациясен мәдәният бүлеге җитәкчесе Аблязова Рамилә Рузалитовна җитәкли.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International